Йорт һәм фатир эчендә газ җайланмасыннан ышанычлы файдалану һәм аны карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләре бозылу

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Массакүләм мәгълүмат чараларында исле газдан агулану турында мәгълүмат барлыкка килүгә бәйле рәвештә, Казан ш. Совет районы Прокуратурасы белән берлектә Академик Арбузов урамы буенча 6 санлы йортта "Сервис гарант идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан йорт һәм фатир эчендә газ җайланмасыннан ышанычлы файдалануны һәм аны карап тотуны тәэмин итүгә карата тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 20.05.2017 көнне "Казаньгоргаз" идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәтенә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең 03 хезмәте аша Академик Арбузов урамы буенча 6 йорт адресында балигълык яшенә җитмәгән балаларның исле газдан агулануы турында заявка кергән.         "Казаньгоргаз" идарәсенең авария бригадасы тарафыннан шул урында газ җайланмалырының, төтен юлларының һәм җилләтү каналларының торышы тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәсендә төтен каналында һаваның кире юнәлештә суыртылуы ачыкланган.

23.05.2017          көнне "Климсервис" ҖЧҖ белгечләре төтен чыгару һәм җилләтү системаларына хезмәт күрсәтү буенча планнан тыш эшләр башкарганда югарыда аталган фатирның аш һәм юыну бүлмәсендәге җилләтү каналында чүп-чар булуын ачыклаган һәм аны чистарткан.

РФ Хөкүмәтенең 14.05.2013 № 410 карары белән расланган Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә йорт һәм фатир эчендә газ җайланмаларыннан файдаланганда һәм аларны карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә газдан файдалану кагыйдәләренең 12 п. "в" пунктчасында билгеләнгәнчә, төтен һәм җилләтү каналларының торышын тикшерү һәм зарурлык булганда аларны чистарту эшләре төтен һәм җилләтү каналларын эксплуатацияләү (даими тикшерү) барышында гамәлгә ашырыла – елына кимендә 3 мәртәбә (җылыту чоры башланганчыга кадәр 7 календарь көненнән соңга калмыйча, җылыту чоры уртасында һәм җылыту чоры тәмамланырга кимендә 7 көн калганчыга кадәр);

Казан ш. башкарма комитеты җитәкчесенең 26.04.2017 № 1524 карары нигезендә җылыту чоры Казан шәһәренең барлык административ районнарында 2017 елның 28 апрелендә тәмамланган.

Шул рәвешле, Академик Арбузов урамы буенча 6 санлы йортта төтен чыгару һәм җилләтү каналларының торышын тикшерү эшләре 2017 елның 4 маеннан да соңга калмыйча тәмамланырга тиеш булган.

Югарыда аталган закон таләпләрен бозып, төтен чыгару һәм җилләтү каналларының торышы бары тик 2017 елның 23 маенда гына тикшерелгән.

"Сервис гарант идарәче компаниясе" ҖЧҖ вазыйфаи заты КШТИ башлыгы карары нигезендә РФ КоАП 9.23 ст. 1 өлеше (йорт һәм фатир эче газ җайланмаларыннан ышанычлы файдалану һәм аларны карап тоту кагыйдәләрен бозу) нигезендә 5000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International