Торак фондын мониторинглауның дәүләти мәгълүмат системасы

Торак фонды объектларын капиталь ремонтлау һәм аларның торышын мониторинглауның дәүләт программасын булдыруның һәм үтәүне мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасы    

ТР ТФМ ДМС шәхсән файдалану мөмкинлеген алу өчен:

1. ТР ТФМ ДМС теркәлергә (dom.gosuslugi.ru). Теркәлү буенча тәфсилле инструкция белән РФ ТКХ ДМС сайтында танышырга мөмкин (dom.gosuslugi.ru), ул "Регламентлар һәм инструкцияләр" > "Идарәче оешмалар, ТМШ, ТК, ТТК" бүлегендә "Теркәлү буенча инструкцияләр" блогында урнашкан.
2. РФ ТКХ ДМС теркәлгәннән соң, идарәче оешмаларда билгеләнгән җаваплы затларга имзалап һәм мөһер сугып,  теркәлү өчен форманы  тутырып, сканер аша уздырып, әлеге адрес буенча җибәрергә: saa.gji@tatar.ru, мәҗбүри рәвештә "теркәлү" темасын күрсәтергә кирәк.

3. РФ ТКХ ДМС сайтында теркәлүне тикшергәннән соң, идарәче оешма тарафыннан күрсәтелгән адреска РФ ТКХ ДМС шәхсән файдалана алу мөмкинлеге буенча мәгълүмат җибәреләчәк. Форма алу өчен сылтама буенча узыгыз – теркәлү формасы.

Игътибар! Заявка файлының форматы doc, .docx, .rtf булырга тиеш.

      РФ ТКХ ДМС системасына керү мөмкинлеген торгызу өчен:

1. Әгәр РФ ТКХ ДМС теркәлмәгән булса (dom.gosuslugi.ru), теркәлү этапларын үтәргә. Теркәлү буенча тәфсилле инструкция белән РФ ТКХ ДМС сайтында танышырга мөмкин (dom.gosuslugi.ru), ул "Регламентлар һәм инструкцияләр" > "Идарәче оешмалар, ТМШ, ТК, ТТК" бүлегендә "Теркәлү буенча инструкцияләр" блогында урнашкан.

2. Әгәр РФ ТКХ ДМС теркәлгән булса (dom.gosuslugi.ru), ул очракта ТР ДТИ адресына ТР ДТИ җитәкчесе – баш дәүләт торак инспекторы исеменә рәсми хат җибәрергә, сәбәбе итеп логин һәм пароль сорату икәнен күрсәтергә. Хатка теркәлү формасын теркәргә кирәк. 

      РФ ТКХ ДМС сылтама:  https://bars-monjf.tatar.ru/monjf/

Торак фонды мониторингы системасыннан шәхси файдалану өчен идарәче оешмаларда билгеләнгән җаваплы затларга тутырылган теркәлү формасы, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеге башлану турындагы белдерүнамәне һәм милекчеләрнең җыелышларының беркетмәләрен түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: saa.gji@tatar.ru
      https://bars-monjf.tatar.ru/monjf/

      Биналарның милекчеләренең гомуми җыелышларындагы карарларның һәм беркетмәләрнең күчермәләрен тапшыру өчен түбәндәгеләр таләп ителә:
      җыелышны оештырганда, үткәргәндә һәм 2015 елның 30 августыннан соң үткәрелгән җыелыш нәтиҗәләрен рәсмиләштергәндә, законнардагы таләпләр үтәлешен ачыклау факты буенча эшне оптимальләштерү максатларында, күчермәләрне protokol.gji@tatar.ru электрон адресына биналарның милекчеләренең гомуми җыелышындагы карарның яки беркетмәнең түбәндәгеләргә кагылышлы тематикасын (электрон хат темасында) һәм торак йортның адресын зарури күрсәтеп җибәрергә:
- күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлау турында карарлар кабул итү;
- күпфатирлы йортта гомуми милекне агымдагы ремонтлау турында карарлар кабул итү;
- күпфатирлы йортта гомуми милекне биләү һәм аннан файдалану турында карарлар кабул итү;
- күпфатирлы йортта торак бинаны карап тоту өчен түләү билгеләү турында карарлар кабул итү;
- күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлау;
- башкасы.

Соңгы яңарту: 2024 елның 28 феврале, 11:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International