Тәмәке тарткан өчен административ хокук бозу эшләрен карау турында

2020 елның 26 июне, җомга

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.24 статьясының 1 өлешендә каралган административ хокук бозу (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның уртак файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) эшләрен карауны дәүләт торак күзәтчелеге органнарына йөкләү турында Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш, Мендеевск районнары буенча эчке эшләр бүлекләреннән инспекциягә җибәрелгән административ материалларны карау эше дәвам итә. Әлеге урыннарда Федераль законда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюларны бозу гражданнарга 500 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

2020 елның 6 аенда Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан 101 административ материал карап тикшерелде, гомуми 51500 сумлык административ штраф билгеләү турында 101 карар чыгарылды.

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе белән үзара хезмәттәшлек итү турында 2009 елның 25 маендагы №478/04-08/77 килешү кысаларында Алабуга Район суд приставлары хезмәте тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 32.2 статьясындагы 1 өлеше («Административ штраф салу турындагы карарны үтәү») нигезендә башкарма эшчәнлек башлап җибәрү турында 56 эш Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенә юлланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International