Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2020 елның 9 аенда гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

2020 елның 9 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр буенча 482 мөрәҗәгать алынды, бу 2019 елның шул ук чорында Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә кергән мөрәҗәгатьләр саныннан 27%ка кимрәк.

        Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының интернет-кабул итү системалары аша 2020 елның 9 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә 55 мөрәҗәгать алынды, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе аша – 196 мөрәҗәгать, Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә турыдан-туры 286 мөрәҗәгать керде. ТКХ мәсьәләләре буенча 46 кеше Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы тарафыннан шәхсән кабул ителде.

         Гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән барлык темалар арасында гомуми йорт милкен карап тоту (32%), коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты (20%), торак-коммуналь хезмәтләр өчен хисапланган түләүләр (33%) белән бәйле мәсьәләләр төп урында.

         2019 ел белән чагыштырганда, торак фондын карап тоту һәм ремонтлау мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр саны – 17%ка, күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлылары – 3%ка, ТКХ өчен түләүләрнең нигезле булу-булмавына кагылышлылары 19%ка кимегән.

         Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча инспекция тарафыннан идарәче оешмалар адресына күпфатирлы йортларның гомуми милеген карап тоту һәм ремонтлау өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 42 кисәтү бирелде. Гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 428е уңай хәл ителде, калганнарын карау Түбән Кама зонасы торак инспекциясе контролендә кала.

Дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру һәм ТКХ өчен түләүләрнең нигезле булуына лицензия контролен башкару нәтиҗәсендә 2020 елда халыкка 131 754,67 сум күләмендә түләүләр яңадан исәпләнгән (кире кайтарылган).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International