ТР ДТИ дә вакантлы вазыйфа турында мәгълүмат

2020 елның 13 ноябре, җомга

Вакантлы вазыйфа турында мәгълүмат

 

 

 

Вакансия төре

Вакантлы вазыйфа биләп торуга эш урыны

Вакантлы вазыйфа атамасы

1 категорияле белгеч

Конкурс буенча биләү

Юк

Конкурс уздырылмый торган сәбәп

Билгеләнмәгән срокка

Структур бүлекчә

Дәүләткә сатып алу, килешүләр һәм оештыру чаралары бүлеге (Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе)

Эш урыны

Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Большая Красная урамы, 15/9.

Якынча хезмәт хакы (эш хакы)

ай саен – 16.000 сум, уртача еллык – 28.000 сум.

Командировкалар

Юк

Хезмәт (эш) вакыты

Эш көннәрендә 5 көн, 08.30 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр

Эш көненең нормасы

Нормалы

Хезмәт контракты (хезмәт килешүе) төре

Вакыты чикләнмәгән

Дәүләт хезмәткәренә бирелә торган гарантияләр / социаль пакет

Тулы социаль пакет (Пенсия фондына, социаль иминият фондына, медицина иминияте фондына салымнар күчерелә),

хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре түләнә;

Ел саен бирелә торган отпуск, уку буенча отпуск (сессия), йөклелек һәм бала тудыру һәм 3 яше тулганчы бала карау буенча отпус бирелә;

Карьера үсеше (вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс процедураларында катнашу яки югарыдагы вазыйфага кадрлар резервы);

16 яшькә кадәрге балалары булган аналарга айга 1 мәртәбә эш буш вакыт бирелә;

Социаль ипотека буенча фатир алу мөмкинлеге (теркәлү буенча администрациягә чиратка басу).

Вазыйфаи бурычларга кыскача тасвирлама

1. Документлар (килгән, җибәрелә торган һәм эчке документлар) белән эшләү;

2. Дәүләт контрактлары шартлары нигезендә килешүләр проектлары әзерләү һәм аларны килештерү.

3. Бүлек компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча боерыклар проектлары әзерләү.

4. Адресатлар буенча документлар (килешүләр, накладнойлар һ.б.) җибәрү.

5. ТР ДТИ структур бүлекчәләрендә канцелярия кирәк-яракларына, кирәкле хуҗалык материалларына һәм җиһазларына булган ихтыяҗга аларны сатып алуның максатка ярашлы булуына һәм ТР ДТИ бюджет сметасына туры килү-килмәвенә карата анализ ясау.

6. ТР ДТИ һәм аның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре ихтыяҗларын тәэмин итү өчен чыгым материалларына мониторинг һәм ихтыяҗны планлаштыру, оргтехника, мебель, хуҗалык инвентаре, канцтоварлар һ.б. сатып алу эшләрен оештыру.

7. Канцелярия товарларын, хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарларны исәпкә алу, системалаштыру һәм саклау, склад бүлмәләрендә эшләү.

8. Эшчәнлек санитариясе һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә, куркынычсызлык техникасы, гражданнар оборонасы (лампочкалар алыштыру, җылыту сезоны чорында һәм (яки) авария хәлендәге җылыту вакытында, гадәттән тыш хәлләрдә оешманың подвал бүлмәләрендә эшләү, сантехника алыштыру, ишек йозакларын алмаштыру/ремонтлау, сатып алу товарларын транспортлау, оешма ихтыяҗлары өчен склад бүлмәләрендә сатып алынган товарлар оештыру, макулатура җыю һәм тапшыру һ.б.) буенча эшләр башкару.

9. Оешмаларда һәм ведомство карамагындагы оешмаларда куркынычсызлык техникасы һәм гражданнар оборонасы буенча эшләрне оештыру.

 

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга карата таләпләр – һөнәри белем дәрәҗәсе

Урта һөнәри белем

Дәүләт граждан хезмәте стажы

Стажга карата таләпләр куелмый

Белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча эш стажы

Стажга карата таләпләр куелмый

Белем һәм осталык

ТР ДТИ эшчәнлек алып бару буенча нигезләмәләр һәм күрсәтмәләр;

- оештыру-боеру документлары дәүләт системасының төп нигезләмәләре;

- ТР ДТИ һәм аның бүлекчәләре структурасы;

- хезмәт документлары үтәлешен контрольдә тоту тәртибе;

- эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре;

- хезмәтне оештыру нигезләре;

- хезмәт сагы кагыйдәләре һәм нормалары, куркынычсызлык техникасы, эшчәнлек санитариясе һәм янгын куркынычсызлыгы.

Документларны кабул итү урыны

Казан шәһәре, Б.Красная урамы, 15/9, 20 нче каб. (кадрлар бүлеге)

Элемтә өчен мәгълүмат

(843) 236-93-66, Renata.Yunusova@tatar.ru

Элемтә өчен

Юнысова Рената Салават кызы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International