Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе төп хезмәткәр булмаган вакытка конкурс процедураларын уздырмыйча гына дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын башкаруга бәйге игълан итә

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе төп хезмәткәр булмаган вакытка конкурс процедураларын уздырмыйча гына дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын башкаруга бәйге игълан итә

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм эш башкару бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты

 

Квалификацион таләпләр: Дәүләт граждан хезмәте стажына яки белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча эш стажына таләпләр бүлекнең әйдәп баручы белгеч-эксперты вазыйфасы өчен белдерелми.

Әйдәп баручы белгеч-эксперт:

- компьютерда эшләү күнекмәләренә;

- интернет белән эшләү күнекмәләренә;

- электрон почта белән эшләү күнекмәләренә ия булырга;

- текст редакторында;

- электрон таблицалар белән эшли белергә;

- мәгълүматлар базасы белән эшләү күнекмәләренә ия булырга;

- электрон документларда график объектларны куллана белергә тиеш.

 

Вазыйфаи бурычлар:

1. Килгән мөрәҗәгатьләрнең исәбен алып бару, шул исәптән аларны билгеләнгән тәртиптә теркәү, реестрлар алып бару.

2. Бүлектә документлар әйләнешен тикшереп торуны гамәлгә ашыру. Бүлекнең эшләрен һәм документларын формалаштыру һәм аларны саклауны тәэмин итү.

3. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре, шул исәптән мөрәҗәгатьләрнең федераль башкарма хакимият органнарының, федераль дәүләт органнарының, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимиятенең иң югары башкарма органнарының (ССТУ) челтәр белешмә телефон узеллары базасында бердәм система буенча үтүен, вакытында һәм тулысынча каралуын көн саен тикшереп торуны гамәлгә ашыру.

4. Үз вәкаләтләре кысаларында Инспекциядә башкару дисциплинасы мәсьәләләре буенча алдан тикшерү алып бару.

5. Инспекциянең структур бүлекчәләрендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эш алып баруны тикшереп тору.

6. Гражданнардан Инспекциянең структур бүлекчәләренә килә торган тәкъдимнәр, гаризалар һәм шикаятьләр карау тәҗрибәсен өйрәнү һәм гомумиләштерү.

7. Инспекция башлыгы урынбасары, бүлек башлыгы мәсьәләләрен хәл итүче Инспекция җитәкчесе кушуы буенча, Инспекциядә документлар әйләнеше, шулай ук гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү нәтиҗәләре буенча хисаплар, белешмәләр әзерләүне гамәлгә ашыру.

8. Инспекция башлыгы һәм аның урынбасарлары шәхсән кабул итү вакытына эшләрне, алар буенча аналитик материалны формалаштыру.

9. Контрольдән төшерүгә бәйле рәвештә архивта саклау өчен, каралган мөрәҗәгатьләр эше буенча материаллар әзерләүне, аларны Номенклатур эш нигезендә саклауны тәэмин итү.

10. Эш башкару, документларны, шул исәптән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен рәсмиләштерү, теркәү һәм үтәү тәртибе мәсьәләләре буенча үз вәкаләтләре кысаларында бүлекләр һәм зональ торак инспекцияләре хезмәткәрләренә методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү.

11. Документлар белән эшләргә ярау мөмкинлегенең һәм аларда булган мәгълүматтан файдалануның тиешле режимын тәэмин итү.

12. Башка затларның шәхси мәгълүматларын эшкәртүне яисә шәхси мәгълүматлардан файдалана алуны гамәлгә ашыруны, шулай ук башка затларның шәхси мәгълүматларыннан хокуксыз файдаланудан яисә аларны югалтудан үз вәкаләтләре кысаларында саклауны тәэмин итү.

Хезмәт хакы:

Сынау срогына 17 000 сум хезмәт хакы каралган.

Сынау срогыннан соң хезмәт хакы 17 000 меңнән алып 19 000 мең сумга кадәр булырга мөмкин (класс чины бирелүне, дәүләт граждан хезмәте стажын исәпкә алып). Уртача еллык хезмәт хакы 30000.

Эш вакыты:

Биш көнлек эш атнасы:

Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 8.30 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр,

төшке аш: 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

Җомга 8.30 сәгатьтән 16.15 сәгатькә кадәр, төшке аш 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

Ял көннәре: шимбә, якшәмбе.

Гарантияләр:

  1. Тулы социаль пакет (пенсия фондына, социаль иминият фондына, медицина иминияте фондына тиешле түләүләрне күчерү);
  2. Дәүләт граждан хезмәткәрләренең еллык диспансеризациясе;
  3. Дәүләт граждан хезмәткәрләренең тормышын ел саен иминләштерү;
  4. Хезмәткә сәләтсез булган көннәр өчен түләү;
  5. Еллык отпуск бирү (30 календарь көн күләмендә), эшләнгән тиешле еллар өчен отпуск, уку ялы (сессия), йөклелек һәм бала табу буенча отпуск һәм бала 3 яшенә җиткәнче аны карау буенча отпуск.
  6. Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификациясен өч елга 1 тапкыр арттыру;
  7. Карьера үсеше (вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс процедураларында катнашу яки югары вазыйфага кадрлар резервында катнашу);
  8. 16 яшькә кадәр балалары булган аналарга айга 1 тапкыр эштән ирекле вакыт бирелә;
  9. Социаль ипотека буенча фатир алу мөмкинлеге (теркәлеп яшәү урыны буенча үз администрациясендә чиратка басу мөмкинлеге).

Эшкә кабул итү вакытында кирәкле документлар исемлеге:

Теләк белдергән гражданин түбәндәге документларны һәм материалларны тапшыра:

1) шәхси гариза;

2) фотоларны теркәп (2,5х3 зурлыгындагы өч фото һәм 4х6 зурлыгындагы ике фото, тонык кәгазьдә, чатсыз, ак фонда), кулдан тутырылган һәм имзаланган анкета;

3) паспорт (фото, теркәлү бите, 19 бит) яки аны алмаштыра торган документ күчермәсе;

4) мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгы күчермәсе;

5) физик затны Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча салым органында исәпкә кую турында таныклык күчермәсе (ИНН);

6) хәрби исәпкә алу документлары – хәрби бурычлы затлар һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар өчен;

7) медицина полисы күчермәсе;

8) граждан хезмәтенә кабул ителүгә яки аны узуга комачаулый торган авыруларның булмавы турында документ («Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенә кабул ителүгә яки аны узуга комачаулый торган авыруларның булуы (булмавы) турында медицина учреждениесе бәяләмәсе» 001-ГС/у номерлы исәп формасы);

9) тиешле һөнәри белем, эш стажы һәм квалификацияне раслый торган документлар:

а. хезмәт кенәгәсенең күчермәсе (хезмәт эшчәнлеге беренче тапкыр гамәлгә ашырылган очраклардан тыш) яисә гражданинның хезмәт эшчәнлеген раслый торган башка документлар;

б. һөнәри белем, өстәмә һөнәри белем, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем бирелү турындагы документларның күчермәләре.

Эш (хезмәт) урыны буенча нотариус яисә кадрлар хезмәте тарафыннан таныкланган документларның күчермәләре;

10) керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр;

11) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (3 штук);

12) типлаштырылган йөкләмә;

13) автобиография.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Б. Красная урамы, 15/9.

Элемтә өчен телефон (факс) (843) 236-93-66.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International