2020-2021 елларда Бөтенроссия халык исәбен алу

2021 елның 15 октябре, җомга

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр илебездә чираттагы Бөтенроссия халык исәбен алу чарасы үткәрелә.

Анда катнашу өчен 3 ысул каралган:

1.      анкетаны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталында (ЕПГУ) мөстәкыйль рәвештә тутырырга була  (http://census.gosuslugi.ru);

2.     исәпкә алучының сорауларына өйдә җавап бирергә мөмкин;

3.     исәпкә алу участогына барырга мөмкин.

Нинди генә ысулны сайласагыз да, исәпкә алуда катнашу – ул сезнең зур һәм уртак эшкә, киләчәк булдыруга керткән өлешегез!

Халык исәбен алу барышында җыела торган барлык мәгълүмат конфиденциаль булып тора һәм ышанычлы рәвештә саклана. Җаваплар бары тик сезнең сүзләрдән генә языла, бернинди документлар да таләп ителми.

Тулырак мәгълүмат https://www.strana2020.ru сайтында.

Бөтенроссия халык исәбен алуда катнашу өчен стационар исәпкә алу участокларының адреслары;

КФҮ урнашкан стационар участоклар исемлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International