Әлмәт районындагы күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша. 2014 елда капиталь төзекләндерү программасына Әлмәт районы буенча 35 йорт кертелгән.
2014 елның 15 августында Чернышевский урамы буенча 6 нчы номерлы торак йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнү уңаеннан башкарма комитет җитәкчесе Николай Богданчиков катнашында ишегалды бәйрәме булып узды. Ул подрядчы оешма җитәкчесенә, иң яхшы төзүчеләргә һәм йорт буенча өлкәннәргә грамоталар, рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.