Техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча башкарыла торган эшләрнең (күрсәтелә торган хезмәтләрнең) минималь исемлеге

Техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча башкарыла торган эшләрнең (күрсәтелә торган хезмәтләрнең) минималь исемлеге

           Йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карары белән расланган "Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәткәндә йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә газдан файдалану кагыйдәләре"ндә каралган эшләрнең минималь исемлеген исәпкә алып гамәлгә ашырыла.

Эшнең атамасы

Хезмәт күрсәтелә торган объектның атамасы

1. Йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларының бөтенлеген һәм норматив таләпләргә туры килүен визуаль тикшерү

йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазлары

2. Йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларын ирекле карый алу (тикшерү) мөмкинлеге булу-булмавын визуаль тикшерү

йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазлары

3. Газүткәргечнең буялу һәм беркетелү торышын визуаль тикшерү (карау)

газүткәргечләр

4. Күпфатирлы йортларның һәм йорт хуҗалыкларының тышкы һәм эчке конструкцияләре аша салынган урыннарда футлярларның булу-булмавын һәм бөтенлеген визуаль тикшерү (карау)

газүткәргечләр

5. Тоташтыргычларның һәм сүндергеч җайланмаларның герметиклыгын тикшерү (приборлы алым, сабынлау)

йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазлары

6. Сүндерә торган җайланмаларның эшкә сәләтле булу-булмавын һәм майланышын тикшерү

газүткәргечләрдә урнаштырылган сүндергеч җайланмалар

7. Краннарны сүтү һәм майлау

көнкүрештәге газ кулланучы җиһазлар

8. Тикшереп торыла торган параметрлар рөхсәт ителгән чикләрдән тайпылган очракта, газ бирүне автомат рәвештә өзәргә мөмкинлек бирә торган җайланмаларның эшкә яраклылыгын тикшерү, аны көйләү һәм җайга салу

сакчыллык арматурасы, газлануны контрольдә тоту системалары

9. Барлык эш режимнарында газ яндыру процессын көйләү, горелкаларны пычраклардан чистарту

көнкүрештәге газ кулланучы җиһазлар

10. Барлык горелкалары да эшләп торганда һәм газ бирүне туктатканнан соң газ куллана торган җайланмадагы газ басымын тикшерү

сыекландырылган углеводород газларының индивидуаль баллон җайланмасы

11. Сыекландырылган углеводород газлары өчен баллоннарны алыштыру

сыекландырылган углеводород газларының төркемле һәм индивидуаль баллон җайланмалары

12. Төтен һәм җилләтү каналларында суыртылу көче булу-булмавын, төтен каналы белән тоташтырып торучы торбалар торышын тикшерү

төтен чыгару һәм вентиляция каналлары

13. Коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндергәндә газдан куркынычсыз файдалану буенча инструктаж

көнкүрештәге газ кулланучы җиһазлар

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 26 декабре, 15:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International