2018 елның февралендә Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның февралендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 20 тикшерү үткәрелде, аларның 3се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 11 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле, 6 тикшерү – прокуратура таләбе буенча. Шулай ук 2018 елның февралендә, юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздыру кысаларында, ЧЗТИ тарафыннан идарәче оешмаларның түбәләрне нормадан артык тулган кардан вакытында чистартып торуы буенча таләпләр үтәлеше предметына карата торак йортларны тикшерүләр уздырылды. Шулай ук Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелүче торак йортлар да каралды.

Тикшерүләр барышында барлыгы гомуми мәйданы 106,57 мең квадрат метрлы 47 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 64 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 38 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча, аларның барысы да билгеләнгән чорларында үтәлгән.

2018 елның февралендә Чистай ЗТИ гражданнардан 20 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 15е урынга чыгып тикшерелде, аларның 10сы инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

Шулай ук 2018 елның февралендә, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 26.12.2008
 N 294-ФЗ федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, зарури таләпләр бозылу очрагы буенча 5 беренчел тикшерү; юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 38 контрольлек чарасы уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 38 кисәтү бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International