"ТКХда сезнең хокуклар – аларны якларга өйрән" проекты.

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

"ТКХда сезнең хокуклар – аларны якларга өйрән" проекты кысаларында һәм гражданнарга торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә үз хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү эшен оештыру максатында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.Г.Авдонина 2019 елның 17 апрелендә Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарында яшәүче гражданнарын видеоконференция элемтәсе тәртибендә кабул итте.

Халыкны кабул итү һәм видеоконференция түбәндәге адрес буенча үткәрелде: ТР, Бөгелмә шәһәре, Ворошилов урамы, 4 (Бөгелмә ТБ бинасы).

Консультациягә язылу Идарәнең территориаль бүлегендә 2019 елның 9 апрелендә гамәлгә ашырылды, түбәндәге адрес буенча: ТР, Бөгелмә шәһәре, Ворошилов урамы, телефон: 41516.

Видеоконференциядә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләре, Бөгелмә ш. "Департамент-ТКХ" МУП вәкиле катнашты.

Кабул итү барышында Бөгелмә районыннан - 4, Баулыдан - 3 һәм Азнакай районыннан 1 гражданин мөрәҗәгать итте. Халыкка торак йортларны алданрак срокларда капиталь ремонт программасына кертү перспективалары, каты коммуналь калдыкларны чыгару, үзәктән җылытыла торган фатирларда "җылыту" хезмәте буенча түләүнең хисаплануы, йорт яны территорияләренә асфальт салу турында мәсьәләләр кузгатылды.

Барлык сораулар буенча да гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International