2019 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау.

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

"Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды турында" 2007 елның 21 июлендәге 185-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә 2019 елда 21 йорт капиталь ремонт программасына кертелгән, түбәндәге эш төрләре белән: түбәне ремонтлау, үзәктән җылытучы инженерлык системаларын ремонтлау; салкын, кайнар су белән тәэмин итү, су агызу, электр белән тәэмин итү системаларын төзәтү, фасадны, подъездларны ремонтлау. Капиталь ремонт эшләрен "Техстрой" ҖЧҖ, "ПСФ Максат" ҖЧҖ, "Жилсервис" ҖЧҖ, "Коммунальник" ҖЧҖ, "Оникс" ҖЧҖ, "Жилищник" ҖЧҖ, "Арго" ҖЧҖ субподряд оешмалары башкара. 

2019 елның 22 маена булган мәгълүматларга караганда, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми мәйданы 53,26 мең м2 булган 16 күпфатирлы йорт тикшерелгән. Капиталь ремонт барышында сыйфат һәм куркынычсызлык техникасы буенча тәртип бозулар ачыкланмаган. Капиталь ремонт буенча барлык эшләр дә билгеләнгән графикларга туры китереп алып барыла.

2019 елның 22 маена булган мәгълүматларга караганда, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан башкарылган эшләр турында гомуми суммасы 21 млн. сумнан артып киткән 23 акт кабул ителгән (21 622 330,0 сум).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International