Капиталь төзекләндерү турында мәгълүмат

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

06.03.2014 ел, № 142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы  капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы күрсәткечләре буенча, башкарылган эшләрнең күләме 4 502,95 миллион сум яки программаның 96 процентын тәшкил итә.

39 муниципаль районда (Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Казан ш., Чаллы ш., Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай, Ютазы) капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 557 күпфатирлы йортта эшләр төгәлләнгән. Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 14 муниципаль районда (Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Балтач, Зәй, Лениногорск, Менделеев, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай, Чистай, Чаллы ш.) 64 күпфатирлы йорт кабул ителгән.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 3022 тапкыр күпфатирлы йортларда тикшерү үткәрелгән, җитди бозулар өчен 15 күрсәтмә бирелгән, билгеләнгән вакытка 14 күрсәтмә үтәлгән. Калганнары ТР ДТИ контролендә. Административ йогынты чараларын күрү өчен подрядчы оешмаларга күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндергәндә ачыкланган бозулар буенча республика прокуратурасына 29 хат юлланды. Плансыз тикшерү үткәрү турында 8 карар кабул ителде.

2014 елгы капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуның 40 очрагы ачыкланган. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан подрядчы оешмаларга карата административ йогынты чараларын күрү өчен Хезмәт инспекциясенә 15 хат юлланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International