Зәй муниципаль районының Башкарма комитетын тикшерү турында

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

         Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән 2014 елда юридик затларны тикшерү планы кысаларында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Зәй муниципаль районының Башкарма комитетына карата планлы тикшерү үткәрде.

       Торак бинаны торак бина итеп, торак бинаны яшәргә яраксыз яки күпфатирлы йортны аварияле һәм җимерелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану, торак бинаны торак булмаган бинага һәм торак булмаган бинаны торак бинага күчерү буенча рөхсәт бирү, торак бинаны үзгәртеп кору һәм (яки) кире планлаштыруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең административ регламентларын тикшерү нәтиҗәсендә 19 хокук бозу очрагы ачыкланды. Зәй муниципаль районы Башкарма комитетына бозуларны бетерү һәм барлык административ регламентларны РФ Торак кодексы таләпләренә туры китерү буенча 3 күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International