14 май көнне Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән гадәткә кергән “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе узды.
Быел үсентеләрне утырту өчен “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Биектау кишәрлеге урманчылыгы территориясендә, Щербаково авылындагы (Казан ш.) урын сайлап алынды.
Казан шәһәре торак инспекциясе хезмәткәрләре әлеге зур күләмле чарада катнаштылар һәм шәһәребезнең яшел массивларын торгызуда үз өлешләрен керттеләр.
Акция Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының әмернамәсе белән 2011 елдан бирле үткәрелә.