Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау

2016 елның 10 июне, җомга

Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре прокуратурасы аша Әлмәт шәһәренең Шевченко урамы буенча 94 санлы торак йортта яшәүчедән мөрәҗәгать килеп иреште, ул электр белән тәэмин итүдән туктату хакында.

         Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, Шевченко урамы буенча 94 санлы йорт “Өмет” ҖЧҖ идарәче оешмасына карый. Электр белән тәэмин итүче оешма белән ике арада Әлмәт шәһәренең Шевченко урамы буенча 94 санлы йортны электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне башкаручы булып саналмаган “Өмет” ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан коммуналь ресурс сатып алыну турында шартнамә булмауга карамастан, 2016 елның 11 маенда шушы йорттагы 13 санлы фатир үзирекле рәвештә электрдан өзелгән, аның милекчесе (яллаучысы) булып А.А. Иванов тора (13 ф.). Әлеге торак бинада кулланучының “Өмет” ҖЧҖ каршысында торак-коммуналь хезмәтләр буенча әҗәте булу электрдан өзүгә сәбәп булган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Өмет” ҖЧҖ идарәче оешмасының директоры РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Мөрәҗәгать итүченең фатиры электр белән тәэмин ителә башлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International