ОДН өчен түләү хисаплау тәртибе бозылу турында

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең Сөембикә урамы буенча 61 санлы торак йортта яшәүченең кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча ОДН өчен законсыз түләү хисаплауга карата мөрәҗәгатен карап тикшергәндә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелә торган коммуналь хезмәт күләмен бүлү тәртибе өлешендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  06.05.2011 №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре таләпләре бозылу очрагы ачыкланды, бу таләпләр нигезендә хисап чорында йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәтнең күләме коммуналь хезмәтне куллану нормативларыннан чыгып хисапланган күләмнән артык була алмый.

Тикшерү барышында ачыкланганча, күпфатирлы йортта биналарның гомуми җыелышында коллектив (йорттагы гомуми) исәпкә алу җайланмасы күрсәткечләреннән чыгып билгеләнгән гомумйорт ихтыяҗлары өчен бирелгән коммуналь хезмәтнең күләменнән йортның гомуми ихтыяҗлары өчен бирелгән коммуналь хезмәтнең куллану нормативларыннан чыгып исәпләнгән һәм артып китә торган коммуналь хезмәт күләмен торак һәм торак булмаган биналарның барлык милекчеләре арасында бүлү карары кабул ителмәгән.

Татарстан Республикасының гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турындагы законнарын бозу өлешендә “ТКХ-8” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры инспекция тарафыннан ТР КоАП 2.11 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа карата Түбән Кама шәһәренең җәмәгать суды тарафыннан 4000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде. Әлеге фатирда яшәүчегә кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча ОДН өчен элек норматив кулланудан чыгып исәпләнгән түләү яңадан хисапланды, аның суммасы 1724,38 сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International