Аксубай штп идарәче компаниясе” ҖЧҖ җитәкчесен торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Аксубай районы прокуратурасы тарафыннан, Чистай ЗТИ инспекторлары белән берлектә, “Аксубай штп идарәсе компаниясе” ҖЧҖнең торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә һәм кышкы чорда торак йортларны эксплуатацияләүгә әзерлек чараларын үтәгәндә торак законнарының таләпләрен үтәве тикшерелде.

Аксубай штп, Октябрь ур. буенча 25, Шоссейная урамы буенча 17, Романов урамы буенча 14, 16, Мазилин урамы буенча 30 санлы йортларда Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды. Аталган торак йортларда ПиН бозылу очраклары арасыннан ишек ярыкларының тутырылмавы; цоколь өлешендәге төзекләндерү тышчасының өлешчә җимерек булуы; сайдингтан ясалган фасад тышчасында өлешчә җимрек урыннар булу; фундамент күперчегенең җимерелүе кебек күренешләрне атарга мөмкин.

Тикшерү нәтиҗәсендә Аксубай районы прокуратурасы тарафыннан “Аксубай штп идарәче компаниясе” ҖЧҖ директорына карата аталган торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу эшен кузгату турында карар чыгарылды һәм карап тикшерү өчен Чистай ЗТИ җибәрелде.

2016 елның 5 сентябрендә административ эш материаллары ЧЗТИ башлыгы тарафыннан карап тикшерелде. Нәтиҗәдә “Аксубай штп идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры РФ КоАП 7.22 ст. каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 4000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International