Халыкка 2016 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2017 елгы бурычлар хакында мәгълүмат җиткерү максатында шәһәр җитәкчелеге, Дәүләт Советы депутатлары һәм дәүләт органнары вәкилләре катнашында халык белән очрашулар булып узды.
Очрашуларны үткәрер алдыннан федераль, төбәк һәм шәһәр хезмәтләренең консультатив пунктлары эшләде.
Чаллы зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан мөрәҗәгать итүче шәһәр халкына мәсьәләләрне хәл итү буенча 157 консультация, киңәш бирелде.
Очрашулар 18 гыйнвардан башлап 20 февральгә кадәр булды. Аларның үткәрелү вакыты һәм урыннары турында ММЧда мәгълүматлар урнаштырылды.