«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты

2021 елның 4 мае, сишәмбе

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» — Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләре арасында икътисадый хезмәттәшлекнең төп мәйданчыгы. Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләрнең Халыкара икътисадый самииты беренче тапкыр 2009 елда узган иде, ул вакытта әлеге чара хезмәттәшлек итү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә фикер алышу өчен алдынгы халыкара платформаны оештырды.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit»ның төп максаты – Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук Россия Федерациясендә ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү.

Саммитны үткәрү бурычлары:

  • Саммитта катнашучылар арасында халыкара икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерүнең стратегик перспективаларын билгеләү буенча тәкъдимнәр эшләү;
  • Россия Федерациясе, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең эшкуарлык эшчәнлегендә катнашучылар бердәмлеген ныгытуга ярдәм итү;
  • әйдәп баручы дөньякүләм экспертларны агымдагы икътисадый һәм сәяси проблемалар турында уртак фикер алышуга җәлеп итү;
  • Россия Федерациясе ислам финанс системасы һәм икътисады институтлары эшчәнлеге өлкәсендә проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр һәм закон чыгару инициативаларын эшләү;
  • финанс проектларын гамәлгә ашыруның уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашу;
  • Татарстан Республикасы икътисадына турыдан-туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү.

Саммитның миссиясе – Россия белән ислам дөньясы илләре арасында җайга салынган багланышлар булдыру, Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнаша торган илләрдә Россиянең һәм Россиядә Ислам хезмәттәшле оешмасы илләренең уңай имиджын ныгыту чараларын үткәрү, проектларны халыкара дәрәҗәгә чыгару.

Россия Федерациясе төбәкләре илебез һәм чит ил инвесторлары өчен үз потенциалларын күрсәтү мөмкинлеген ала, бөтен дөнья компанияләре үз товарларын һәм күрсәтелә торган хезмәтләрен җәелдерү зоналарын киңәйтә, хакимият вәкилләре чит ил коллегаларыннан тәҗрибә ала һәм хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыга.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы»ның Стратегик караш төркеме рәисе итеп билгеләнде. Әлеге төркем эшчәнлеге кысаларында ел саен үткәрелә торган Саммитны Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы алып бара.

2009 елның 25-26 июнендә Ислам бизнесы һәм финансларының беренче халыкара саммитында Согуд Гарәбстаны Корольлегеннән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Марокко, Малайзия, Индонезия, Пакыстан, Катар, Ливан, Бахрейн, Судан, Бөекбритания, Франция, Люксембург, Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Россиядән 250 кеше катнашкан.

KazanSummit чарасын уздыруның унбер еллык тарихында хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу, шулай ук илебезнең икътисадый мөмкинлекләрен һәм инвестиция потенциалын күрсәтү өчен ярдәм итүдә әйдәп баручы халыкара платформа булдырылды.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit»та катнашучылар саны буенча төрле еллардагы статистика:

 

2009

2010

2011

2012

2013

2014

2015

2016

2017

2018

2019

250

400

772

1000

700

500

745

1556

2641

3000

5098

«Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit»та төрле елларда катнашучы илләр статистикасы:

 

2009

2010

2011

2012

2013

2014

2015

2016

2017

2018

2019

18

24

27

30

40

25

46

51

53

53

72

Төрле елларда Саммитка килгән атаклы шәхесләр:

- Юсеф Усаймин, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре;

  • Әкъмәлетдин Ихсан угълы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының элеккеге генераль секретаре;
  • Әхмәд Мөхәммәд Гали әл-Мәдәни, Ислам үсеш банкы экс-президенты;
  • Дато Сери Мостафа Мөхәммәд, Малайзиянең халыкара сәүдә һәм индустрия министры;
  • Лорд Нәзир Әхмәд, Бөекбритания Лордлар палатасы әгъзасы;
  • Карлос Бронзатто, Инвестицияләрне алга таба күрсәтү буенча бөтендөнья ассоциациясе генераль директоры;
  • Сәед Наяр Хөсәен Бохари, Пакыстан Сенаты рәисе;
  • Аллал Рашди, Ислам хезммәттәшлеге оешмасы каршындагы Сәүдәне үстерү буенча ислам үзәге генераль директоры;
  • Махатхир Мөхәммәд, Малайзиянең элеккеге премьер-министры һәм Халыкара үсеш өлкәсендә (GAPID) партнерлык буенча бөтендөнья альянсы рәисе;
  • Бостьян Скалар, WAIPA Инвестиция үсеше агентлыкларының бөтендөнья ассоциациясе җитәкчесе;
  • Рәшит бин Әхмәд бин Фәхәд, БГӘ стандартлаштыру һәм метрология буенча дәүләт министры;
  • Әл Хәлифә Хәмәдбин Ибраһим, Бәһрәйн Хөкүмәте вәкиле, Корольләр гаиләсе әгъзасы;
  • Сәрдәр Бәрдемөхәммәтов, Төрекмәнстан Мәҗлесенең Законнар һәм нормалар комитеты рәисе;
  • Принц Ага Хан, Үсеш буенча Ага-хан халыкара оешмасына (АКДН), Ага-хан университетына (Карачи, Пакыстан, 1983), Глобаль Плюрализм Үзәгенә  (Global Center for Pluralism, Ottawa, Canada, 2006), Үзәк Азия университетына (UCA, 2001), Ага-хан музеена (Aga Khan Museum, Toronto, Canada, 2014), Ага-хан үзәгенә (Aga Khan Centre, UK, London, 2018) нигез салучы;
  • Шәех Әхмәд бән Дальмук Джума әл Мактум, Дубай Әмирлегенең идарәчеләр гаиләсе әгъзасы, БГӘ;
  • Сергей Николаевич Горьков, «Внешэкономбанк»ның элеккеге җитәкчесе, генераль директор – «Росгеология» акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе;
  • Михаил Леонидович Богданов, Россия Президентының Якын Көнчыгыш буенча махсус вәкиле;
  • Ерболат Әскәрбәк улы Досаев, Казакъстан Республикасы Премьер-министры урынбасары;
  • Бакытҗан Әбдир улы Сагынтаев, «Байтерек» холдингының Директорлар советы рәисе;
  • Марат Вазыйх улы Кабаев, Ислам бизнесы халыкара ассоциациясе президенты;
  • Рамазан Гаджимурадович Абдулатипов, Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы даими вәкиле

һәм башкалар.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» IX халыкара икътисадый саммитының төп нәтиҗәләре

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019»  XI   Халыкара икътисадый саммиты Казанда 2019 елның 24-26 апрелендә узды.

3500 артык делегат һәм күргәзмәгә килүче 5000 кунак – 72 ил, Россиянең 38 төбәгеннән вәкилләр – «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисадый саммиты кысаларында гамәлгә ашырылган ислам дөньясен үстерүдә катнашты. Гадәттәгечә саммит кысаларында халәл Russia Halal Expo индустриясенең халыкара күргәзмәсе узды, 2019 елда аның мәйданы 3,5 тапкырга артып, 5 мең квадрат метрга җитте.

Саммит кырларында беренче тапкыр шәхси инвесторлар, индустриаль күчемсез милек хуҗалары, инновацияле проектларның авторлары һәм хакимиятнең нәтиҗәле диалогы өчен мәйданчык оештырылды. Шулай итеп, «PARKI» индустриаль парклары форумы эше кысаларында дөнья дәрәҗәсендәге экспертларның, уңышлы эшкуарларның һәм бизнесменнарның алдынгы тәҗрибәсе – индустриаль парклар территориясендә бизнесны үстерү буенча реаль кейслар каралды.

Ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустрия, экспорт үсеше, социаль юнәлешле бизнес кебек актуаль юнәлешләр буенча 50дән артык сессия узды.

Саммит кырларында 42 килешү имзаланды, шулай ук төп килешүләргә ирешелде, алар арасында:

  1. Саклык банкы ясалма интеллектта мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан акча алучылар һәм мохтаҗлар файдасына җыела торган хәйрия түләүләрен җыю һәм бүлү өчен глобаль цифрлы платформа булган PayZakat проектын башлап җибәрде. Чат-ботлар ярдәмендә социаль челтәрләрдә кулланучылар түләүләрне күчерә, аны тикшерелгән хәйрия фондлары арасында бүлә һәм иганәчелек өчен проектлар сайлап ала. Проектның максаты – хәйрия процессының үтәкүренмәлелеген һәм хисапта тотылучанлык дәрәҗәсен арттыру, шул исәптән кәгазь акча белән эш итүдән баш тарту хисабына да. Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы инициативасы белән «ВАКФ КАЗАНЬ» фонды һәм PayZakat платформасы арасында партнерлык килешүе имзаланды.
  1. Саклык банкы, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне виртуаль шлемнар белән тәэмин итү буенча «Виртуаль мәчет» проектына акча җыю акциясен башлап җибәрде. Әлеге шлем нәтиҗәсендә мәчеткә йөри алмый торган кешеләр мәчеткә виртуаль рәвештә йөри алачак. Продукт сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән, авырып киткән, командировкада булган яки күмәк намазга бару мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен билгеләнгән. Һәм инде 2019 ел ахырына (шул исәптән PayZakat иганәләре ярдәмендә дә) кирәкле сумма җыелган, тиешле килешү имзаланган һәм бүгенге көндә «Виртуаль мәчет» проекты – эшләтеп җибәрү стадиясендә.
  1. Шулай ук Саклык банкы тарафыннан сәдака иганәләрен һәм нал булмаган акчаларны туплау өчен «Садагоматы» терминаллары да тәкъдир ителде.
  1. Ак Барс Банк яңа ипотека продуктын — Шәригать нормалары буенча күчемсез милекне кичектереп түләү шарты белән сатуга торак финанславын башлап җибәрде. Әлеге продукт «Мурабаха» ислам контракты рәвешендә Ислам финанс учреждениеләрендә исәпкә алу һәм аудит оешмасы (AAOIFI) стандартлары нигезендә, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте белән килештерелгән сертификатлы шәригать эксперты катнашында эшләнгән. Ислам ипотекасы барлык срокка бер бәядән һәм тигез түләү суммалары белән кичектереп түләү шарты белән Ислам нормалары буенча күчемсез милек сатып алу мөмкинлеген бирә.
  1. KazanSummit 2019 кырларында ислам финанслары өлкәсендә чираттагы мөһим вакыйга булды: Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте «Ак Барс Капитал» идарәче компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Әлеге килешү мөселманнар өчен биржа базарында Ислам нормалары нигезендә кыйммәтле кәгазьләр сайлау мөмкинлеген киңәйтте.
  1. Саммит нәтиҗәләре буенча Россия ислам институты белгечләре кыйммәтле кәгазьләргә хәләл инвестицияләү методикасын эшләү өстендә шөгыльләнә, алар үз эшләнмәләрен ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы каравына тапшырган. Проект Голәмәләр шурасы тарафыннан хупланган, аңа тышкы шәригать контроле беркетелгән. Әлеге методика Россиядә беренче хәләл пай инвестиция фонды булдыру өчен нигез булып тора. «Ак Барс Капитал» идарәче компаниясе тарафыннан эшләнгән «Лалэ» базар финанс инструментларының мондый ачык инвестиция фонды 2019 елның маенда Россиянең Үзәк Банкында теркәлгән. Фонд ислам нормалары буенча кыйммәтле кәгазьләрне сайлап алу методологиясен канәгатьләндерүче Россия һәм чит ил компанияләре активларына инвестицияләргә юнәлдерелгән.

                   Моннан тыш, KazanSummit кырларында АAOIFI Ислам финанс учреждениеләрендә исәпкә алу һәм аудит оешмасы Россиядә беренче тапкыр Россия ислам институты базасында имтихан үзәге булдыру турындагы килешүне имзалады. Килешү, чит илгә чыкмыйча гына, Ислам финанслары буенча имтихан тапшыру мөмкинлеген бирә. Ягъни, хәзер Россия Федерациясе территориясендә дә ислам финанслары өлкәсендә эксперт булырга мөмкин.

  1. 2019 елда Саммитның тагын бер мөһим вакыйгасы – Татарстан Хөкүмәте тарафыннан хәләл яшәү рәвешен үстерү буенча «юл картасы»н (Halal Lifestyle) раслау, ул хәләл туризм, хәләл сәнәгать, мода, финанслар, ИТ һәм медиа кебек өлкәләргә кагыла. Чаралар планы мөселманнарның туристлар агымын арттыруга, Татарстан һәм бөтен ил халкын хәләл яшәү рәвешенә җәлеп итүгә, хәләл стандартлар буенча продукция әйләнешен арттыруга, халыкның мөселман модасына булган лояльлеген арттыруга, Россиядә дә, чит илләрдә дә хәләл брендларын популярлаштыруга, Татарстанда шәригать нормалары буенча база финанс IT-инфраструктурасын оештыруга һ.б. юнәлдерелгән. 2019 елның декабрендә инде шифаханәләр дә «хәләл» стандартлары буенча ирекле сертификацияләнә башлады. Сертификациягә биш шифаханә — Әлмәт районында «Ян», Яр Чаллыда «Радуга» һәм «Жемчужина», Менделеевск районының «Дельфин» һәм «Шифалы Су-Ижминводы» шифаханәләре гариза биргән.

2020 елның 18-20 июнендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2020» XII Халыкара икътисадый саммиты уздырылырга тиеш иде, ләкин COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә барлыкка килгән начар эпидемиологик хәл аркасында, Саммит 2021 елга күчерелде.

Шуңа да карамастан, Татарстанда ислам икътисадын үстерү буенча берничә онлайн-проект гамәлгә ашырылды. Әйтик, «Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләр икътисадына COVID-19 йогынтысы» темасына Россиядә ислам дөньясы илчеләре һәм бизнес вәкилләре белән онлайн-интервьюлар сериясе оештырылды  (Индонезия, Тунис, Мисыр, Казакъстан илчеләре белән интервьюларны https://www.youtube.com/user/InvestTatarstan сылтамасы буенча YouTube-TIDA каналында карарга була).

Моннан тыш, Татарстан Республикасында Ислам икътисадын үстерү халыкара үзәге эше кысаларында, финанс һәм инвестицияләр өлкәсендә россия экспертлары һәм ислам икътисады белгечләре белән берлектә, шәригать нормалары буенча инвестицияләр, ислам бизнес-этикасы һәм финанс планлаштыру нигезләре, Ислам нормалары буенча торак мәсьәләсен хәл итү һәм Россия төбәкләренең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән халыкара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча белем бирү программасына кагылышлы төрле темаларга вебинарлар үткәрелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында Ислам икътисадын үстерү халыкара үзәге түбәндәгеләр тарафыннан оештырылган 20дән артык партнерлык чарасында актив катнашты:  the National Islamic Finance Committee (KNEKS), Dubai Islamic Economy Development Centre (DIEDC), Association of Islamic Banking and Financial Institutions Malaysia (AIBIM), Indonesia Halal Lifestyle Center (IHLC), Gulfood Manufacturing, the International Shari’ah Research Academy for Islamic

Finance (ISRA Consultancy), the Global University of Islamic Finance (INCEIF), Emirates Islamic Bank, Refinitiv, the Annual Investment Meeting (AIM), General Council for Islamic Banks and Financial Institutions (CIBAFI), World Halal Summit (WHS), Sharjah Research, Technology and Innovation Park (SRTIP), Organization of Islamic Cooperation (OIC), Islamic Development Bank (ISDB), the Accounting and Auditing Organization for Islamic Financial Institutions (AAOIFI), шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте,  Яшьләр дипломатиясе академиясе (Academy of Youth Diplomacy), Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Сәләт сәләтле һәм талантлы яшьләр бергәлеге (Fundselet), Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән Яшь эшкуарлар форумы (Kazan OIC Youth Forum), Туристическим гидом Татарстана Visit Tatarstan, Халыкара ислам бизнесы ассоциясе  бизнес клубы.

KazanSummit командасы Россия ислам университеты белән берлектә «Ислам буенча финанс белемнәре» email-курсының 3 агымын үткәрде. Тулырак мәгълүмат KazanSummit рәсми сайтында: https://kazansummit.ru/. Курс программасына тема буенча лекцияләр һәм гамәли биремнәр, файдалы материаллар һәм чек-листлар, шулай ук халыкара ислам финанслары өлкәсендә алдынгы экспертлар катнашындагы туры эфирлар кертелгән, аларның эчтәлекле чыгышларында исламча эш этикасы нигезендә инвестицияләү принциплары һәм кагыйдәләре буенча җентекле аңлатмалар, Россия законнары һәм ислам шәригате нигезендә килешүләр төзү үзенчәлекләренә тасвирлама бирелә һәм башкалар.

Киләсе «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммитын үткәрү 2021 елның 28-30 июлендә гибрид форматында (онлайн һәм офлайн) планлаштырылган.

Тулырак мәгълүмат белән KazanSummit www.kazansummit.com рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International