Торак урынны үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп кору эшләрен алып баруның дөреслегенә карата мөрәҗәгатьне карау турында

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама ш. Шинчылар проспекты буенча 44 номерлы йортта яшәүченең күрше фатирда үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп кору эшләрен алып баруның дөреслегенә карата мөрәҗәгате каралды.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә фатирны үз белдеге белән үзгәртеп кору һәм яңадан планлаштыру факты расланды. Билгеләнгән тәртиптә рөхсәт алмыйча, залда диварның бер өлешен сүтү, ишек уемын киңәйтү һәм коридордагы бүлгенең бер өлешен демонтажлау эшләре башкарылган.

Торак урын милекчесе үз белдеге белән яңадан планлаштыру факты буенча Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.21 ст., 2 өлеше буенча, 2500 сум күләмендә административ штраф салып, административ җаваплылыкка тартылды.

Күрсәтелгән фатирда үз белдеге белән башкарылган үзгәртеп планлаштыру турындагы мәгълүмат, бинаны проект хәленә китерү буенча чаралар күрү өчен, Инспекция тарафыннан Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International